(10 октябрь, 2017 ел) Яр Чаллы шәһәрендә «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең дүртенче сайлап алу туры узды. Әлеге турда барлыгы 250дән артык кеше катнашты.
Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш, Зәй, Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарыннан килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар 30дан артык номер тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә татар, рус, мари, удмурт, мордва, башкорт, керәшен, казах һәм казак халыклары мәдәнияты күрсәтелде.
4 зона сайлап алу туры үтү нәтиҗәсендә аларда бер меңгә якын кеше катнашты.
Киләсе Казан, Лениногрск һәм Сарман зона сайлап алу турлары узганна соң жюри әгъзалары жюфестивальнең 4 нояберь, Халыкара бердәмлек көнендә узачак Гала-концерты өчен иң әйбәт номерларны сайлап алачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге