(9 октябрь, 2017 ел) Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында «Төркиләр алтыны» форумы делегатлары белән очрашты. Чарада Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов та катнашты.
5-9 октябрьдә узган форумга 14 төбәк үз вәкилләрен җибәргән. Алар арасында Саха (Якутия), Дагыстан, Кабардин-Балкар, Ставрополь крае, Оренбург, Тыва, Алтай, Кырым, Карачай-Черкес, Башкортстан, Хакассия, Татарстан Республикалары бар.Рөстәм Миңнеханов Игорь Бариновка шушы чара өчен рәхмәтен җиткерде.
«Бүген «Төркиләр алтыны» икенче бөтенроссия форумы төгәлләнә. Бу вакыйганың бездә узуына шатбыз. Элек-электән шулай килгән: Идел һәм Урал арасындагы территориядә төрле халык вәкилләре яши. Төрле диннәр һәм мәдәниятләрнең бердәмлеге меңнәрчә еллар сакланып килгән, бу безнең үзенчәлекләрнең берсе. Бу милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәлелеген тәэмин итте», — дип белдерде Президент.
Республика җитәкчесе безнең республикада ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән уникаль рухи һәм матди мирас хәзинәләре күп булуын билгеләп узды.
«Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегендә — Казан Кремле, борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәрнең Успение соборы. Татарстанның узган бай тарихы Идел буе болгарларының борынгы цивилизациясе белән өзлексез бәйле. Көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы Бөек ефәк юлы Идел буе Болгарының, аннары Казан ханлыгының куәтле икътисади үсешенә булышлык иткән», — диде ул.
«Һәр чор безнең җирне таныткан даһиларны бүләк иткән. Безнең халыкның үсешенә татар дин тәгълиматчылары зур өлеш керткән. 30 меңгә якын хезмәт бөтен ислам дөньясы өчен чын хәзинәгә әйләнгән. Быел Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән сафка бастырылган Болгар ислам академиясе әйдәп баручы фәнни белем бирү үзәгенә әйләнергә тиеш», — дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Президент төрки халыклар өчен Тукай иҗаты якын булуына игътибарны юнәлтте. «Аның әсәрләрендә халык күңеле чагылыш таба, әсәрләре һәр кешегә аңлаешлы кыйммәтләр белән сугарылган», — диде ул.
«Без республика һәм ил тарихының кадерен белеп, киләчәкне төзибез. Татарстанда яшьләрнең мәдәни, патриотик тәрбиясенә, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга зур игьтибар бирелә. Безнең республика илдә эре фәнни-белем бирү, студентлар тупланган үзәкләрнең берсе. Бездә төрле яшьләр оешмалары актив эшли. Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе, «Сәләт» хәрәкәте, «Идел» яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Иҗади яшьләр академиясе. Безнең волонтерлар эре бөтенроссия, халыкара чаралар вакытында бай тәҗрибә туплады. Берничә көннән Казанга яшьләр һәм студентларның Сочи-2017 бөтендөнья фестивале делегатлары киләчәк. «Төркиләр алтыны» да быел үз урынын табар. Форум яшь төрки оешмалары өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Һәркайсыгыз үз халкы һәм ил үсеше өчен үзеннән өлеш кертә ала. Бу бүген килеп туарга мөмкин куркынычлар шартларында бик мөһим. Илкүләм лидер Владимир Путин җитәкчелегендә бар нәрсәгә дә ирешеп була», — дип тәмамлады Рөстәм Миңеханов чыгышын.