(12 октябрь, 2017 ел) IV Республикакүләм социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар форумы кысаларында ТР Җәмәгать палатасы «Гражданнар институты эшчәнлегенең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт тәҗрибәләре » темасы астында секция уздыра.
Әлеге чара Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында узачак. Биредә РФ Җәмәгать палатасы, Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР региональ һәм муниципаль органнары, җәмәгать һәм дини оешмалар вәкилләре катнашачак.
Секция 20 октябрьдә уза. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге