(17 октябрь, 2017 ел) Татарстанның Сарман районында «Татарстан— туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең соңгы күчмә сайлап алу туры узды. (ФОТО)
Актаныш, Ютазы, Азнакай, Сарман, Минзәлә һәм Мөслим районнарыннан килгән аерым башкаручылар һәм коллективлар 60ка якын номер күрсәтте. Барлыгы 300дән артык кеше катнашты.
Сарман Мәдәният йорты сәхнәсендә татар, рус, мари, мордва, керәшен, казах халыклары һәм хәтта мексиканлылар мәдәнияты тәкъдим ителде.
Барлык зона сайлап алу турлары нәтиҗәсе буенча жюри әгъзалары фестивальнең Казанда 4 ноябрь Халыкара бердәмлек көнендә узачак гала-концертына иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге