Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Мин татарча сөйләшәм!” акция-концерты кабат Бауман урамына чакыра

“Мин татарча сөйләшәм!” акция-концерты кабат Бауман урамына чакыра

admin 03.11.2017

(3 ноябрь, 2017 ел) 6 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган «Мин татарча сөйләшәм!» акция-концерты узачак. Ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланачак.

9-32

Гадәттә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 26 апрель көнне – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә. Бу юлы аны үткәрү зур вакыйга – Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы белән бәйле.

25 ел элек, 1992 елның 6 ноябрь көнендә, Татарстан Конституциясе кабул ителде. Чирек гасыр ул – үзе бер дәвер. Шул вакыт аралыгында татарстанлыларның яңа буыны барлыкка килде. Бүген Татарстан Конституциясе – республика дәүләтчелегенең мөһим өлеше, аның иминлегенең, халыкара ризалыгының һәм тотрыклылык нигезе. Вакыт күрсәткәнчә, Татарстан моделе Россиядә иң уңышлысы булды. Бу – Татарстанның күпмилләтле халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән казаныш.

Милли һәм рухи гадәтләребезне яклау – яшьләр бурычларының берсе. «Мин татарча сөйләшәм!» акция-концертының программасында татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь бәйсез башкаручыларының чыгышлары. Yummy Music лейблы акция-концертның музыкаль бизәлешен тәкъдим итәчәк. Бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары һәм альтернатив татар музыкасы вәкилләре чыгыш ясаячаклар.

«Мин татарча сөйләшәм!» акция-концертының оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара 6 ноябрьдә Бауман урамында 15 сәгатьтә башлана.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: “Каз өмәсе” бәйрәмнәре башлана
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестивале масштаблы концерт белән төгәлләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57