(6 декабрь 2017) Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән Санкт-Петербургның Милләтләр йорты директоры Елена Кузнецова оешмалар арасында төзелгән килешүне имзаладылар.
Бу вакыйганың төп максаты – үзара элемтәне җайга салу, гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту, милли-мәдәни төрлелекне саклау, төбәкләр арасындагы иҗтимагый-мәдәни элемтәләрне урнаштыру һәм үстерү.
Бу – Санкт-Петербургта имзаланган чираттагы килешү. Аңа кадәр 2015 елда Даими вәкиллек инициативасы белән Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты Ленинград өлкәсенең Халыклар Дуслыгы йорты белән килешү төзеде, директорлар әлеге документны имзалады.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр охшаш килешүне Халыклар Дуслыгы йорты Дагыстан, Карелия, Кырым һәм Мәскәү шәһәренең Толерантлык үзәге белән төзеде.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге