Төрле төбәктән булган яшьләр командалары милләтара мөнәсәбәтләр темасына багышланган әлеге видеотасмаларны профессиональ режиссерлар, операторлар җитәкчелегендә төшергәннәр. Иң әйбәт дип табылган биш эш авторына бүләкне Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Федерация Советының Кырым Республикасыннан әгъзасы Ольга Ковитиди тапшырды.
Гран-при һәм тамашачылар мәхәббәте бүләген «Платок» кыска метражлы фильмы алды. Әлеге видеотасманы бөтен ил карый алачак. Халыкара студентлар телевидениесе Ассоциациясе булышлыгы белән аны студентлар медиа-үзәкләрендә һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтәчәкләр.
Сүз уңаеннан, 1 урынга лаек булган «Дорога» видеотасмасы да гран-при алган эшне тудыручы яшьләр тарафыннан төшерелгән. Шушы ике фильмда да Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активисты Сираж Джавадбеков төшкән.
Икенче урынны милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле булган стериотипларга игътибар бирүче «Вещь» видеотасмасы яулады. Өченче урынга берьюлы ике команданың «Имя» һәм «Другая» видеотасмалары лаек булды. «Вещь» фильмында Яшьләр Ассамблеясе активистлары Умразият Девлетукаева һәм Николай Бабаян төшкәннәр, ә «Другая» фильмында — Умразият Девлетукаева.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге