Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә республикада этномәдәни инфраструктура үсешенә багышланган утырыш уза

Казан Кремлендә республикада этномәдәни инфраструктура үсешенә багышланган утырыш уза

admin 12.12.2017

(12 декабрь 2017) Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы уза. Көн тәртибенә республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәлә чыгарылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышның Россия Федерациясе Конституциясе көнендә уздырылуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узды. Ул Конституциянең кешеләрнең милләте, җенесенә карамыйча, аларның хокуклары үтәлешен гарантияләвен искәртте.

«Конституциядәге хокуклар гаранты булып Россия Президенты Владимир Путин тора. Без барыбыз да күп милләтле Россиянең чәчәк атуын телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстанның күп халыклар өчен уртак йорт булуын ассызыклады.

«Хакимият органнарының бурычы милләтләр арасында дуслыкны тәэмин итү», – ди ул.

Төп доклад белән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый. Шулай ук, Аксубай районы Үзәк китапханә системасы директоры И.Телешева, Тәтеш районы башлыгы Р.Сафиуллов, Татарстанның Азербайҗан милли-мәдәни автономиясе вәкиле чыгышы көтелә.

Утырышта Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм идарә тармагы, Татарстан буенча башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, Халыклар дуслыгы йортлары директорлары, милли-мәдәни һәм дини оешма вәкилләре катнаша.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Дуслык музее Гыйрактан алып кайтылган экспонатлар белән баетылды
Далее: Татарстан Президенты РФ Конституциясе көне уңаеннан социаль челтәрендә видеотасма элгән

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57