(12 декабря 2017) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгының Дуслык музеена экспонатлар тапшыру тантанасы үтте. Киләсе елга музейны тагын да зурайту, аның эшчәнлеген тагын җәелдерү каралган. (ФОТО)
Яңа экспонатларны Татарстанның Халыклар дуслыгый йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов кабул итте. Кешеләр исем, гореф-гадәтләр, мәдәният буенча аерылалар, әмма аларны уртак эш берләштерә, дип сөйләде үз чыгышында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы җитәкчесе
«Һәр халыкка хас булган үзенчәлекләр Татарстанның Халыклар дуслыгый йортында бик әйбәт чагылганнар», — дип өстәде ул.
Экспонатларны тапшыру турындагы килешүне имзалаганнан соң, кунаклар Дуслык музеена үттеләр. Бүгенге көндә анда әрмән мәдәниятын чагылдырган экспозиция тәкъдим ителә. Иранда халыклар ирекле рәвештә үз телләрен, мәдәниятен һәм динен саклый алалар, шунлыктан Россия белән Иран бик охшаш, дип сөйләде Дуслык музее директоры, ТР әрмән милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Михаил Хачатурян.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге