(24 декабрь 2017) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында якынлашып килүче Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узды. Нәни тамашачылар тамаша геройлары белән әкияти яңа ел сәяхәтендә булдылар. (ФОТО)
Тамаша башланыр алдыннан нәни кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хуханашвили котлады.
Бу елны Кыш бабай белән Кар кызы тәүге тапкыр галәм буенча сәяхәт кылдылар һәм нәни кунакларны Яңа ел белән котладылар. Космик скафандр кигән Кыш бабайга туныннан башка йөрү, яңа элемтә системасын куллану бик уңайсыз булса да, аңа Кар кызы булышты.
Әмма үз планеталарыннан килгән космик пиратларның планнары башка иде. Башка персонажларның рәвешен алу мөмкинлекләре булу сәбәпле, яңа ел комодромында күп кенә кызыклы һәм үзенчәлекле вакыйгалар килеп чыкты, интерактив уеннар уйналды. Шуңа күрә тамашачылар бәйрәмне коткару өчен актив рәвештә булыштылар. Костюмнар, махсус эффектлар һәм шәп музыка балаларда гына түгел, ә аларның әти-әниләрендә дә әйбәт хисләр калдырды.
Яңа ел бәйрәмен, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршыдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бәйрәм тамашасы нәкъ менә аның янында тәмамланды: балалар бәйрәм геройлары белән фотога төште, ә соңыннан Кыш бабай бүләген алды.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге