Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар ата-аналары клубы» активистлары балаларга хәрәкәтле уеннар өйрәтәчәк

«Татар ата-аналары клубы» активистлары балаларга хәрәкәтле уеннар өйрәтәчәк

admin 06.01.2018

(6 гыйнвар 2017) Казанда оешкан «Татар ата-аналары клубы» 7 гыйнвар көнне сәгать 11 дә «Казан» гаилә үзәге янәшәсендә балалар өчен очрашу уздырып, аларга узган гасырның 30-40нчы елларында балалар уйнаган хәрәкәтле уеннарны өйрәтергә ниятли. Очрашуга һәркем килә ала, ди оештыручыларның берсе Айсылу Галиева.

Программада, уеннардан тыш, таудан чана шуу каралган. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрне җылы киенергә, термос белән кайнар чәй алып килергә өнди. Гаилә үзәге янында автопарковка барлыгын да искәртә.

Белешмә өчен: Мәктәпләрдә татар теле дәресләре белән бәйле четерекле вазгыять барлыкка килгәч, Казанда «Татар ата-аналары клубы» инициатив төркеме оешты. Төркемнең максаты — татар гаиләләрендә үсеп килүче балаларга татар телле мохит тудыру, аралашу даирәсен киңәйтү, үзара тәҗрибә алмашу. «Татар ата-аналары клубы» Казанда даими чаралар, балалар өчен һөнәри мастер-класслар оештыра.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанлыларны төрле телләрдә Яңа ел белән котлаячаклар
Далее: “Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57