(12 гынвар 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында казанлы рзссам-карикатурист Илдус Әҗемов эшләренең шәхси күргәзмәсе ачылды. (ФОТО) (ВИДЕО)
Чарада автор иҗатын ихтирам итүчеләр, шулай ук ТР Журналистлар союзы һәм Рәссамнар союзы вәкилләре катнашты.
Әлеге күргәзмә рәссам Илдус Әҗемовка 60 яшь тулуга багышланган. Авторның эшләре «Чаян», «Казанские ведомости», «Труд», «Известия», «Комсомольская правда» һәм башка күп кенә республика башмаларында бастырыла.
Илдус Әҗемов белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты арасындагы хезмәттәшлек күптән бара. Рәссамның эшләре Халыклар Дуслыгы йортында оештырылган күргәзмәләрдә еш урын ала. Моннан тыш, Илдус Әҗемов «Татарстан халыклары әкиятләре» проекты (2016 елда презентацияләнде) иллюстрацияләре авторларының берсе булып тора.
Күргәзмә һәр көн (дүшәмбе-җомга) 9:00дән 17:00 сәгатькә кадәр эшли.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге