(22 гыйнвар 2018) Казанда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада министрлыкның 2017 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Төп доклад белән ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.
Үз чыгышында министр дәүләтнең иң мөһим саналган бурычларының берсенә тукталып үтте — милләтара һәм динара татулык һәм тынычлыкның нигезен тәшкил итүче республиканың үзенчәлекле мәдәниятен саклау.
«Милли сәясәт дәүләт программасы кысаларында милли-мәдәни мирасны саклау бурычын үтәү максатыннан иҗтимагый оешмалар белән берлектә 650гә якын этномәдәни чара оештырылды. Аларда якынча 2 млн. кеше катнашты», — дип сөйләде Айрат Сибагатуллин.
Шулай ук министр сүзләренә караганда, сораштыру нәтиҗәләре буенча 94% татарстанлы башка милләт вәкилләренә карата уңай мөнәсәбәттә икәнен белдергән.
Узган елның мөһим чараларының берсе дип министр III Татарстан халыклары Cъездын да атады.
«Бу чара республикабыздагы милләтара һәм динара диалогның, дәүләт милли сәясәтен камилләштерүнең яңа баскычын билгеләде», — дип сөйләде Айрат Сибагатуллин.
Чыгыш азагында министр 2018 ел Иреклеләр һәм
«Масштаблы халык бәйрәмнәрен үткәрүдә милли берләшмәләр активистлары зур ярдәм күрсәтә», — дип өстәде Айрат Сибагатуллин.
Халыкар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге