(24 гыйнвар 2018) Казан дәүләт энергетика университетында гранжданлык инициативаларын үстерү һәм алга җибәрү, патриотлык хисләрен, милләтара татулык һәм тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән ПроРФ федераль проектын тәкъдим иттеләр.
ПроРФ проектын Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы оештырган. Проектка эшчәнлекләре милләтләр бердәмлеген ныгыту, гражданлык үзаңы һәм патриотилык хисләре дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән оешмалар һәм союзлар кушыла ала.
Казанда әлеге проект белән тулырак россияле җәмәгать эшлеклесе, РФ Җәмәгать Палатасы әгъзасы, «Трезвая Россия» федераль проекты җитәкчесе Солтан Хәмзәев таныштырды.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республикада берничә дистә еллар барган милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча төп аспектларны билгеләде. Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе тормышка ашырылган эре проектлар турында сөйләде.
Проект кысаларында «ПроРоссиюСЛюбовью» россиякүләм акциясе инде старт алган. Аның инициаторы – Россия грекларының федераль милли-мәдәни автономиясе. Әлеге проектның асылы бик җиңел: теләге булган һәркем видеотасма яздыра һәм анда туган телендә үз иленә карата ярату сүзләре җиткерә ала. Төп шарт – видеотасма бер минуттан артмаска тиеш. Соңыннан аны #ФАДНРоссии, #ПроРФ һәм #ПроРоссиюСЛюбовью хештегларын куеп социаль челтәрләргә эләргә кирәк.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, кызыклы һәм үзенчәлекле видеотасмалар йомгаклау фильмына кертеләчәк. Акция 15 февральгә кадәр бара.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге