(29 гыйнвар 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Себердән килгән осталарның «Продолжение следует…» фотокүргәзмәсе ачылу тантанасы узды. ФОТО
Әлеге фотокүргәзмә фото остасы Михаил Похотин инициативасы белән оештырылды. Чараны Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова ачты.
«Геолог буларак, Себерне бик әйбәт беләм. Анда үзенә күрә бер рух сөкемсөрә, ирек яратучан кешеләр яши, һәм, әлбәттә, биредә тормышка якын фотосурәтләр туа. Әлеге күргәзмәдә йөрәкләрендә табигатькә карата мәхәббәт хисләре кичергән ирекле рәссамнар эшләре тәкъдим ителгән», — дип сөйләде Россия фоторәссамчылары Союзы һәм Татарстан журналистлары Союзы әгъзасы, профессор, кандидат, геолого-минералогик фәннәр докторы Эдвард Хакимов.
Күргәзмә 11 февральгә кадәр көн саен 9 дан 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге