(31 гыйнвар 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында бишенче ел рәттән шахмат турниры үтте. Чара Татарстан Республикасының гарәп студентлары Союзы тарафыннан оештырылды. (ФОТО)
«Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында инде ничәнче ел рәттән шахмат турниры уздырабыз. Ул чын мәгънәсендә оешмабызның традицион яарасына әверелде. Шахмат — һәр кеше өчен үзенчәлекле спорт төре. Бу уенга төрлечә карарга мөмкин: кем өчендер ул — сәнгать, ә мантыйкны үз итүчеләр өчен ул — төгәл анализ, өченчеләр өчен ул, иң беренче чиратта, көрәш, тәвәкәллек, азарт. Әлеге шахмат турнирын оештыруда булышкан һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Катнашучыларга уңышлар, әйбәт партияләр телим, ә тамашачылар бу уеннан ләззәт алырлар дип ышанып калам».
Турнирда төрле Гарәп илләре вәкилләре булган 14 шахматчы, шулай ук тәүге тапкыр гарәп студентлары Союзы вәкилләренең балалары катнашы.
Чара ахырында ТР гарәп студентлары Союзы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шафик турнирда җиңү яулаган өч шахматчыга дипломнар тапшырды. Беренче урынны Ажиб майн, икенче урынны Альбавели Усама һәм өченче урынны Мохамед Досуги яулады.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге