(27 февраль 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Традицион мәдәният һәм белем бирү җирлеге» секциясе утырышы узды. Анда Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Самара өлкәсе һәм Пермь краеннан килгән вәкилләр катнашты.
Секция «Балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә традицион мәдәният һәм белем бирү җирлеге потенциалы» регионара фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырыган иде.
Катшанучылар мәктәптә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә традицион мәдәниятны популяраштыру мәсьәләләрен карадылар, Татарстан халыкларының мәдәнияты һәм дини нормалары белән таныштылар.
Шулай ук секция барышында музей эше формалары аша, традицион һөнәрләрне кулланып, халык гореф-гадәтләрен һәм диннәрен өйрәнү тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Мисалга, традицион халык курчакларын әзерләү. БиредәИдел буе халыкларының этно-мәдәни күптөрлелеген һәм тел мирасын саклау һәм өйрәнү буенча даими һәм системалы эш кирәклеге аерып әйтелде.
Секция эшен тарих фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург шәһәре Россия этнографик музееның рус халкы этнографиясе бүлеге җитәкчесе Дмитрий Баранов, Воронеж дәүләт сәнгать институтының этномузыка кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Галина Сысоева, Социаль-гуманитар мәгариф үзәгенең укыту-регистрацион бүлек җитәкчесе, Россия фольклор союзы идарәсе рәисе Наталья Кондратьева җитәкләделәр.
Секция эше нәтиҗәләре буенча фикер алышу барышында игътибарга алынган проблемалар һәм аларны чишү юлларын чагылдырган резолюция кабул ителде.
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, «Бердәм Россия» Россиякүләм сәяси партиясенең Казандагы җирле бүлеге ярдәме белән Социаль-гуманитар мәгариф үзәге оештырды.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге