Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нурлат районында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллеге ачылды

Нурлат районында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллеге ачылды

admin 28.02.2018

(28 февраль 2018) Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашында Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Нурлат районы яшьләре слеты узды.

Чарада шәһәр мәктәпләренең югары класс укучылары, аграр техникум студентлары, яшь укытучылар, «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь Гваридя» оешмасы әгъзалары, «Волонтер» ирекле хәрәкәт үзәге активистлары, район башкарма комитетының мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

view_3617447_2771650

Чарада катнашучыларны Нурлат районы башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова сәламләде һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек алып барылачагына ышанычын белдерде. Бу очрашу, иң беренче чиратта, Татарстанның күпмилләтле яшьләре арасында дуслыкны ныгытуга, яшьләр мөхитендә национализм һәм экстремизм профилактикасына юнәлдерелгән иде.

view_3617447_2771661

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыров фестивальләр, проектлар һәм Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге турында сөйләде, «Росмолодежь» грант конкурслары, «Күпмилләтле Татарстан» фотопроекты турына сөйләде. Көндәлек милләтара һәм динара проблемаларны чагылдыручы МУВИ форум-театры мастер-классы барлык катнашучыларны да уйларнырга мәҗбүр итте.

view_3617447_2771662

Слетта Татарстан халыкары Яшьләр Ассамблеясенең Нурлат районында вәкиллеген ачу карары кабул ителде. Вәкиллекнең җитәкчесе итеп бер тавыштан Джулия Максютина билгеләнде, аңа Ассамблея флагы тапшырылды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Россия төбәкләреннән килгән белгечләр традицион сәнгать һәм мәгариф турында фикер алыштылар
Далее: Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе остазлары хөрмәтенә конференция уздыра

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57