(3 март 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең вокал бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Язгы тавышлар» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. (ФОТО)
Концертта төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбен тәмамлаучылар да, әлеге вакытта анда укучы балалар да бар иде.
Мәктәпнең вокал бүлеге җитәкчесе, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Фәнилә Хәбирова сүзләренә караганда, әлеге концертны оештыручылар алдында җылы язгы атмосфера тудыру максаты куелган иде. Вокаль коллективлар һәм аерым башкаручылардан кала үзләренең иҗат номерларын Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының хореография коллективлары да күрсәтте. Алар татар, рус, башкорт, һинд һәм Кавказ, Идел буе халыклары биюләрен тәкъдим иттеләр.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының йөзек кашына әверелгән «Жемчужинки » күпмилләтле вокаль ансамбле тамашаччылар алдында яңача чыгыш ясады: ансамбльнең һәр катнашучысы соло номерын тәкъдим итте.
«Концерт дөрестән дә төрле күпмилләтле булды, — поделилась Фаниля Хабирова, — Андый төрлелек безгә залда утыручылар өчен бәйрәм рухын тудырырга ярдәм итте. Тамашачылар концерт өчен рәхмәт әйттеләр, барысының да озак кына балаларны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде».
Бүгенге көндә вокал бүлегендә 3 яшьтән алып 16 яшькәчә булган берничә дистә бала белем ала. Алар өч группага бүленеп укый.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге