24 март көнне Казан ипподромында төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәме узачак.
Әзербайҗан, әфган, казах, кыргыз, башкорт, таджик, төрекмән, үзбәк, төрек, шулай ук Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре милли ризыклар һәм иҗат номерлары тәкъдим итәчәк. Иң оста пешекчеләр төрле халыклар рецепты буенча плау һәм шашлык әзерләячәк.
Балалар һәм олылар өчен тематик мәйданнар оештырылачак:
- Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли берләшмәләр иҗат коллективлары, артистлары һәм татар эстрадасының танылган йолдызлары катнашында концерт программасы узачак;
- Теләгән һәркем «Ачык микрофон» дип аталган махсус мәйданда үз осталыгын һәм талантын күрсәтә алачак;
- Аниматорлар җыелган мәйданчыкта балалар милли уеннарда катнаша алачак;
- Олылар да традицион уеннарда катнашып, бүләккә милли тәм-томнар һәм призлар ота алачак.
Барыгызны да 24 март, шимбә көнне Казан ипподромында көтеп калабыз.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башалана, рәсми ачылыш — 12:00 сәгатьтә.
ЯЗНЫ БЕРГӘЛӘП КАРШЫЛЫЙК!
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге