(16 марта 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты хөрмәтле кунак — милли мәсьәләләр өлкәсендәге «Единство российской нации» Ресурс үзәге директоры, Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Евгения Михалеваны кабул итте.
Халыклар Дуслыгы йортының ресурс һәм методик базасы белән танышканнан соң, Евгения Михалева оешма базасында чынга ашырылучы «Дуслык һәм татулык дәресләре» проектын тамаша кылды.
Моннан тыш, конференция залында Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашында очрашу узды. Биредә Мәскәүдән килгән кунак Россиядәге ресурс үзәкләренең төп эш принциплары һәм юнәлешләре турында сөйләде.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге