Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыкларының балалар уеннары видеохрестоматиясе чыкты

Татарстан халыкларының балалар уеннары видеохрестоматиясе чыкты

admin 13.04.2018

(13 апреля 2018) Татарстанда «Әйлән-бәйлән. Татарстан халыкларының традицион балалар уеннары. Җырлы-биюле уеннар. Видеохрестоматия» проекты чынга ашырылды. Анда татар, рус, керәшен, чуаш, удмурт, мари һәм мордва уеннары тәкъдим ителгән.

Уеннар җыентыгы белән сылтама аша узып танышырга мөмкин.

«Әйлән-бәйлән. Татарстан халыкларының традицион балалар уеннары. Җырлы-биюле уеннар. Видеохрестоматия» проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 25 октябре, 794 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының«Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмалар башлангычларына булышлык күрсәтүгә грантлар бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2015 ел, 7 август, 573 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыныңТатарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм вазифалылыгын арттыру өлкәсендәге проектларны (программаларны) тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга бирелгән гранты кысаларында әзерләнде.

Проект җитәкчесе – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович Владимиров. Проектны чынга ашыру өстендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәрләре эшләде.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Татар-дозор» квест-уенына гаризалар кабул ителә
Далее: «Тоталь диктант» үтәчәк Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында барлык урыннар да тулы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57