(13 апрель 2018) Барлык урыннар да тулу сәбәпле, Халыклар Дуслыгы йорты мәйданында үтәчәк «Тоталь диктант — 2018» акциясенә катнашучыларны теркәү туктатылды. Теләге булган һәркем диктантны онлайн рәвештә яза алачак.
Онлайн-диктантның өч төре каралган. Турыдан-туры трансляцияләр Мәскәү вакыты буенча 8:00, 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Тоталь диктантның рәсми сайтында башланачак.
Мәскәү вакыты буенча 8:00дә башланачак Владивосток эфиры проектның төп мәйданы Ерак Көнчыгыш федераль университетында барачак. Текстны анда диктант авторы Рүзәл Яһина укыячак.
Мәскәү вакыты буенча 11:00дә трансляция Новосибирскта башланып китәчәк. Новосибирск дәүләт университетында диктант текстын «Яндекс»ның тавыш ярдәмчесе Алиса укыячак. Алиса — диктатор роле ышанып тапшырылган беренче тавыш ярдәмчесе. Күрше аудиториядә трансляцияне Тоталь диктантның Эксперт советы рәисе Наталья Кошкарёва алып барачак.
Мәскәү вакыты буенча 14:00дә берьюлы дүрт шәһәрдән дүрт трансляция башлана:
— Таллиндагы Рус мәдәнияте үзәгендә текстны Виктор Сухоруков укыячак;
— Санкт-Петербургтагы А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында трансляцияне Светлана Сурганова алып барачак;
— Мәскәүдә «Мәскәү корыч һәм эретмә институты» Милли тикшеренү технология университетында Леонид Ярмольник чыгыш ясаячак;
— Башкаладагы Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында диктантны җырчы Зара алып барачак.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге