(17 апрель 2018) «TatarIn» Мәскәү татар яшьләре клубы шигырь кичәсендә башкала халкын татар шигърияте белән таныштырачак. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип исемләнгән чара 18 майга билгеләнгән, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кичәгә килүчеләр татар шигърияте хакында презентация карап, татар телендә шигырьләр тыңлау мөмкинлегенә ия булачак.
«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» кичәсендә катнашырга теләүчеләр «TatarIn» клубының социаль челтәрдәге төркемендә теркәлү үтә ала. Чара узачак урын һәм вакыт хакында мәгълүмат соңрак билгеле булачак.