(20 апрель 2018) Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 73 еллыгына багышланган «Данлы Җиңү безнең хәтерләрдә» дип исемләнгән чара оештырды. (ФОТО)
Проектның төп фикере — Бөек Ватан сугышы авырлыгын, ул китергән газап-кайгыларны шул еллар балалары күзләре белән күрсәтү. Сугыш чоры балаларын Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары һәм Татарстан Республикасының Балтач районыннан килгән балалар күрсәтте.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының иң кадерлеләре — балалар чыгыш ясавын билгеләп үтте һәм якшәмбе мәктәбе укучылары әти-әниләренә зур рәхмәтен белдерде.
«Дөнья йөзендә булган әлеге иң явыз сугыштагы Җиңүебез турында искә алып тору мөһим. Чөнки тыныч тормышны саклап кала алган әтиләребез, бабаларыбызның батырлыгын без һәрчак истә тотарга тиеш», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Шулай ук ул балалары белән Курск районы янында барган сугышта хәлак булган бабасы каберенә барып кайтуы турында әйтеп үтте.
Бер халык, ил үзен башка халыклардан өстен күреп, аларның борынгы бабалары җирендә яшәү һәм туган телләрендә сөйләшү хокукларын боза башлаган очракта сугышлар барлыкка килә, дип сөйләде Ирек Шәрипов. Ул мондый уй-фикерләрне җәмгыятьтә таратырга ярамаганлык турында әйтте.
«Бу хакта без Татарстан халыклары Ассамблеясендә еш сөйләшәбез, бу — Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы милли сәясәте асылы. Хокуклары башкалардан күберәк булган халыклар юк, аларның барысы да бертөре», — дип үз фиерен җиткерде Дуслык йорты директоры.
Концерт кысаларында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары сугыш, батырлык һәм хәтер турында җырлар һәм биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Милли төсмер дә алды бу бәйрәм: рус, украин, татар телләрендә чыгышлар яңгырады, Кавказ халыклары биюләре тәкъдим ителде.
«Мин күз яшьләремне тыя алмадым, — дип сөйләде тамашачы, казанлы Мария Евсеева. — Сугыш чорында мин әле бик бәләкәй кыз идем, әмма курку хисе гомергә күңелдә уелып калды. Сугыш турында онытырга ярамый, андый афәт яңадан кабатланмасын өчен Җиңүнең нинди авырлыклар белән бирелгәнлеге турында искә алып торырга кирәк. Оештыручыларга бу чара өчен зур рәхмәтемне белдерәм».
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге