Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан Президенты Яшьләр Ассамблеясе активистлары төшкән видеотасма белән бүлешкән

Татарстан Президенты Яшьләр Ассамблеясе активистлары төшкән видеотасма белән бүлешкән

admin 26.04.2018

(26 апрель 2018) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашында Туган тел көне уңаеннан төшерелгән видеотасманы социаль челтәргә урнаштырган. (ВИДЕО)

Әлеге видеотасмада җиде төрле милләт вәкиле Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән эзлекле рәвештә өзекләр укый: татар Булат Шәймиев, рус Марина Карпова, таджик Фирдәвс Абдухамидов, әрмәнле Николай Бабаян, әзербайҗанлы Айшен Алескерова, чуаш Елена Павлова һәм Конго вәкиле Эммануэль Нгвабика.

1

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе әйтүенчә, егетләр-кызлар шигырь юлларын үзләре тәрҗемә иткәннәр. Сүзләрне төгәл һәм мәгънәви яктан дөрес бирү өчен алар әти-әниләренә һәм туган якларындагы белгечләргә мөрәҗәгать иткәннәр.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашында төшерелгән видеотасмаларны тәүге тапкыр гына социаль челтәрдә урнаштыруы түгел. Мисалга, узган елның февраль аенда ул «Дөнья яшьләре Татарстанны сайлый!» («Молодежь всего мира выбирает Татарстан!») шигаре астанда чыккан видеоны куйды.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: И.Шәрипов Дәүләт Думасының туган телләр турындагы закон проектын ил өчен зыянлы, дип саный
Далее: Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57