(11 май 2018) Халыклар Дуслыгы йортында «Без бергә!» («Мы вместе») РТ халыкларының республикакүләм балалар фестиваленең финалы узачак. Концертта бөтен республика буйлап балалар милли коллективлары катнашачак.
Катнашучылар иҗат номерларын өч номинациядә күрсәтә алачак: фольклор, халык биюләре һәм халык җырлары. Фестивальнең жюри составына төрле милләттән булган халык иҗатының атаклы осталары һәм педагоглары кергән. Жюри рәисе — ТР атказанган мәдәният эшлеклесе, Казан мәдәният институтының халык музыка иҗаты һәм мәгарифе кафедарсы мөдире Алсу Еникеева.
Конкурсны гамәлгә куючы — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, оштыручы — Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты булышлыгы белән Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге