Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 1000нән артык Казан мәктәпләре укучылары милли уеннар белән танышачак

1000нән артык Казан мәктәпләре укучылары милли уеннар белән танышачак

admin 17.05.2018

(17 май 2018) Казан шәһәре мәктәпәрендә милли уеннар уздыру буенча «Дөнья Яшьләре» («Молодежь Мира») проекты башланып китте. Әлеге проектны Татарстан халыклары Яшmләр Ассамблеясе уйлап тапкан.

Иң беренчеләрдән булып проект №87 урта белем бирү мәктәбендә чынга ашырылды. 100дән артык укучы хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннар аша 10 дөнья халыклары гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте элементлары белән танышты. Шулай ук малайлар һәм кызлар күпмилләтле яшьләр катнашында концерт программасын да карадылар.

Me6waGiohxY

Проектның максаты – төрле милли уеннарда катнашу аша Татарстан Республикасы балаларында сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару идеологиясен формалаштыру. Үз илебездән читкә чыкмыйча, балалар, мисалга, «Кульяулык» («Платочек») төрекмән, «Су, ут, һава, җир» («Вода, огонь, воздух, земля») әрмән һәм башка халыклар уеннары шартлары белән таныша һәм аларда катнаша ала.

Pqbxkszv0Ec

Чара барышында Казан шәһәре мәктәпләре укучыларын өйтирәсендә теләсә кайсы вакытта уйнап була торган яңа командалы спорт шөгыльләре белән таныштыралар. Дөньяның төрле илләреннән килгән яшьләр белән аралашу нәтиҗәсендә, балаларда толерантлык, патриотизм һәм үзара хөрмәт хисләре тәрбияләнә.

nvzlormyByE

1 июнь көнне, Балаларны саклау көне уңаеннан әлеге чара №180 Гимназиядә оештырылачак.

Проектны чынга ашыру кысаларында шәһәрнең 10 мәктәбе укучылары катнашачак. Алар төрле халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда милләтара шахмат турниры узды
Далее: Кадрия Идрисова: «Гореф-гадәтләр онытыла икән, тел дә, милләт тә юкка чыга»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57