Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда милләтара шахмат турниры узды

Казанда милләтара шахмат турниры узды

admin 17.05.2018

(17 май 2018) Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре арасында милләтара шахмат турниры узды.

Чемпионатта ике кешедән (Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы милли-мәдәни автономияләр вәкилләре) торган командалар көч сынашты: немецлар, украинлылар, марилар, төрекмәннәр, чуашлар, руслар, татарлар, гарәпләр һәм таджиклар.

«Турнир республикада шахматны популярлаштыру, төрле социаль һәм этник халык группалары һәм катламнарында әлеге уенга кызыксыну уяту, иң оста шахматчыларны барлау максатыннан оештырылды», — дип аңлаттылар оештыручылар.

Турнирда җиңүне ТР немецларының милли-мәдәни автономиясе вәкиле Рөстәм Сәгыйтов яулады, икенче урынны Таджикистан вәкиле Усман Сабиров, ә өченче урынны немецлар автономиясе вәкиле Андрей Кудрин алды.

Командалар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын — РТ немецлары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы, 2 урын — РТ таджиклары милли-мәдәни автономиясе җыелма командасы һәм 3 урын — ТР гарәп студентлары Союзы җыелма командасы.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре һәйрия концертында чыгыш ясады
Далее: 1000нән артык Казан мәктәпләре укучылары милли уеннар белән танышачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57