Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

admin 22.05.2018

(22 май 2018) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген котлаулар кабул итә.

 

Встреча Ф.Х. Мухаметшина с членами "Ассоциации финно-угорских народов РФ"

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. Производстводан аерылмыйча гына Әлмәт газ сәнәгате техникумын (1972), Уфа нефть институтын (1979), Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган.

  • 1963 елда Әлмәт шәһәрендә Миңлебай газбензин заводында токарь булып эшли башлаган. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Хезмәте тәмамланганнан соң “Әлмәтнефть” нефть промыселе идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләгән.
  • 1970 нчы еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә комсомол, партия, совет һәм хуҗалык эшендә: ВЛКСМның шәһәр комитеты инструкторы (1970-1972 еллар);
  • КПСС  шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы (1972-1978 еллар);
  • халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары (1978-1985 еллар);
  • КПСС шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре (1985-1987);
  • “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы (1987-1988 еллар);
  • халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе (1988-1989 еллар);
  • 1980 нче еллар азагыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында җаваплы постлар биләгән: сәүдә министры (1989-1990 еллар);
  • Министрлар Советы Рәисе урынбасары (1990-1991 еллар);
  • Югары Совет Рәисе (1991-1995 еллар);
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995-1998 еллар);
  • 1998 елдан хәзергә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Мухаметшин

Сәясәт фәннәре докторы. Федератив корылыш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча монографияләр һәм күп санлы публикацияләр авторы.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты коллективы барлык котлауларга кушыла.

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!

 

Выездное заседание Совета Ассамблеи (14.09.17)

Күп еллар дәвамында Сез күпмилләтле Татарстан Республикасы хакына нщтиьщле хезмәт куясыз.

Сезгә хас булган актив гражданлык позициясе, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз һәм Татарстанның милли-дәүләти кызыксынуларын чынга ашыру процессына тулаем бирелүегез Сезгә сәяси аренада абруй казанырга һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында хөрмәткә лаек булырга ярдәм итте.

Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мөһим проблемаларны чишүгә керткән бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенә карата булган күпьяклы ярдәмегез өчен без Сезгә зур рәхмәтлебез.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, энергия һәм җаваплы дәүләт бурычларын үтәүдә уңышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет юлдаш булсын!

Хөрмәт белән, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты коллективы, милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре

Продолжить чтение

Назад: «Каравон» рус халык бәйрәме Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында 26 май көнне үтәчәк
Далее: Казанда «Татарстан халыклары дуслыгы» фотопроекты башланып китте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57