Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар балалар әдәбияты турында сөйләшәчәкләр

Казанда татар балалар әдәбияты турында сөйләшәчәкләр

admin 29.05.2018

(29 май 2018) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык” темасына фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Әлеге чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың (1898-1948) тууына 120 ел, Абдулла Алишның (1908-1944) тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең (1928-2011) тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948) тууына 70 яшь тулуга багышлана.

Конференция эшендә фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла:

  • балалар өчен әдәбиятның бурыч-максатлары, вазыйфаларына нисбәтле татар балалар әдәбиятының төп үсеш тенденцияләре;
  • балалар әдәбиятының төп жанрлары, үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре;
  • чор үзгәрешләренең балалар әдәбиятында чагылышы;
  • балалар турындагы әдәбият һәм балалар өчен әдәбият;
  • балалар өчен язылган әдәбиятны популярлаштыру мәсьәләсе: укуга кызыксыну уяту юллары һәм технологияләре;
  • балаларны рухи яклауда әдәбият һәм матбугатның урыны;
  • балалар китапханәләренең эш алымнары һәм төрләре;
  • татар театрларында балалар репертуары;
  • балалар әдәбияты – вакытлы матбугатта.

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты һәм вакытлы матбугат вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр, мәктәп укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашуы көтелә.

Чара 2018 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт) узачак.

Башлану вакыты: 10.00.

Элемтә өчен телефон һәм электрон адрес: 89061100730; alfat_zak@mail.ru (Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы).

Бөтендөнья татар конгрессы

Продолжить чтение

Назад: Казан Кремелендә балачак бәйрәме үтәчәк
Далее: Республикакүләм «Балтай» мордва халкы мәдәнияте бәйрәме: 3 июнь, Татарстанның Лениногорск районы Кармалка авылы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57