3 июнь көнне Лениногорск районы Кармалка авылында (Татарстан) “Балтай” республикакүләм мордва халкы мәдәнияты бәйрәме узачак.
“Балтай” мордва халкы бәйрәменең нигезендә мәҗүсиләрнең урман патшасы саналган аюга атап дога кылуы ята. Бу көнне ботен авыл халкы белән урманга бару һәм ата, ана һәм бала аюны бизәү гадәткә кергән.
Лениногорск районында бу бәйрәм ел саен Кармалка авылында уза. Истәлекләргә караганда, 1902 елларда урманда Балтай исемле карт арлыкка килә. Нәкъ менә ул балаларның күңелен күтәрү өчен, үзен агач яфраклары һәм ботаклары белән чорнап, авыл урамнарын әйләнгән. Шул көннән бәйрәм «Балтай» дип атала башлаган.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.