(26 май 2018) Бу хакта Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыров катнашында узган пресс-конференциядә хәбәр ителде. (ВИДЕО)
Шулай ук Чемпионат алдыннан Казанга танылган чит ил блогерлары киләчәк. «Чит ил блогерлары экспедициясе» («Экспедиция иностранных блогеров») исемле чара Татарстанда 4-6 июнь көннәрендә узачак.
«Әлеге медиаэкспедиция Чемпионатка әзерлек кысаларында чит ил блогерларына Россияне күрсәтү максатыннан оештырыла», – дип сөйләде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыров.
Корреспондент соравына җавап биреп, ул Казанга 10 блогер киләчәген әйтте. Аларның нинди ил вәкиле буласы әлегә билгесез.
Тимур Кадыров сүзләренә караганда, өч көн дәвамында чит ил кунакларына Казанның истәлекле урыннарын, шулай ук республикада гомер итүче халыкларның мәдәниятен, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтергә уйлыйлар. Моның өчен аеры программа әзерләнә. Беренче көнне блогерлар өчен Казан буенча экскурсия оештыру планлаштырыла. Аларга Казан Кремле, КФУ, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортын күрсәтәчәкләр һәм милләттәшләре белән очрашу мөмкинлеге тудырачаклар.
5 июнь көнне кунаклар Казанның спорт объектларын күрәчәк (Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе, Шамил Тарпищев исемендәге Теннис Академиясе, ишкәк ишү каналы, «Казан-Арена» стадионы һ.б.). Соңгы көнне блогерлар Иннополис, Зөя утрау-шәһәрендә булачак.
«ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә футбол буенча Дөнья Чемпионатының бер көнендә Халыклар дуслыгы көнен оештыру мөмкинлеген карыйбыз», – дип сөйләде Тимур Кадыров.
Бу көнне Дөнья Чемпионаты — 2018 фан-зонасы территориясендә «Казан» гаилә үзәге янында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче барлык халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үз эченә алган чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла.