Татарстанда «Әйлән-бәйлән. Татарстан халыкларының традицион балалар уеннары. Җырлы-биюле уеннар. Видеохрестоматия» проекты чынга ашырылды. Анда татар, рус, керәшен, чуаш удмурт, мари һәм мордва халыклары уеннары тәкъдим ителә.
Уеннар белән сылтама аша узып танышырга мөмкин.
Проект җитәкчесе – Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Михайлович Владимиров. Проект эшләүчеләре – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләре.
Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 ел, 25 октябре, 794 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының«Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмалар башлангычларына булышлык күрсәтүгә грантлар бирү турында нигезләмәне раслау хакында» 2015 ел, 7 август, 573 нче карары нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыныңТатарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, үстерү һәм вазифалылыгын арттыру өлкәсендәге проектларны (программаларны) тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга бирелгән гранты кысаларында әзерләнгән.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге