(16 июнь 2018) Казандагы Җанатарлар фестивале «Без бергә» («Мы вместе») концерты белән ачылып китте. Чарада Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты иҗат коллективлары да катнашты.
Чараның төп сәхнәсендә «Сакартвело» грузин бию ансамбле, «Мирине» корея бию театры, «Гульрес» таджик бию ансамбле, «Нур» әрмән бию ансамбле, «Сантош» һид бию коллективы, «Ханоль» корея бию ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук тамашачылар өчен әзербайҗан җырын да башкардылар.
2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казанда 90нан артык мәдәни-массалы чаралар оештырылачак. Моңа классик балет, опера, джаз, дөнья рәсем һәм корал сәнгате шедеврлары, шәһәр үзәге буйлап җәяүле йөрүләр, музыкаль автобуслар, гигант чәк-чәкле гастрономик фестивальләр, Казансу яр буенда сальса бию һәм Зөядә урта гасыр сугышчылары киеменнән футбол уйнау керә.
Шулай ук Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Күпмилләтле футбол» («Футбол многонациональный») күргәзмәсе эшли.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге