(19 июнь 2018) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россиядә узучы Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртучы Россия һәм Латыйн Америкасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен экскурсия оештырылды. (ФОТО)
Кунакларны Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов каршы алды. Ул журналистларны Халыклар Дуслыгы йортында күптән түгел ачылган «Күпмилләтле футбол» күргәзмәсе белән таныштырды.
Экскурсия барышында кунаклар милли-мәдәни автономияләр офисларын күрделәр, ә таджик автономиясе җитәкчесе Хикматулло Гадоев ММЧ вәкилләренә май аенда узган россиякүләм «Гуштингири» таджик милли көрәше буенча турнир турында сөйләде.
Хореография залында «КавказStyle» дагыстан бию ансамбле вәкилләре Кавказ халыклары биюенең классик үрнәкләрен һәм барабанда уйнау нечкәлекләрен күрсәттеләр.
Кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеген югары бәяләделәр, ә Колумбия вәкилләре мондый нәрсәне гомумән күргәннәре юклыгын әйтте.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге