Яшьләр Ассамблеясе рәисе чыгыш ясаган мәйданчыкта берничә халык вәкиленең уңышлы тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар Россия, Үзбәкстан, Әзербайҗан яшьләренең мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барылучы эшчәнлекләре белән таныштылар.
Үз чынышында Тимур Кадыйров хәзерге заманда инеграция, Россия, дөнья халыкларын берләштерүче чаралар зур кызыксыну уятуы турында әйтеп үтте.
Форумда катнашучылар РФ Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча Комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов белән Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Илдар Гыйльметдинов үз чыгышын милләтара мөнәсәбәтләр, туган телне саклау, аз күләмле төньяк, Себер, ерак көньчыгыш халыкларына ярдәм күрсәтү, халык кәсебе һәм этнотуризм белән бәйле булган зур күләмдәге темаларны үз эченә алган комитетның эше белән таныштырудан башлады,
Исегезгә төшерәбез, «Золото тюрков» россиякүләм яшьләр форумы эшендә Россиянең 20 төбәгеннән 150 вәкил катнаша.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге