(9 октябрь 2018) Менделеевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең дүртенче зона сайлап алу туры узды. 420 катнашучы җиде дистәгә якын концерт номеры күрсәтте.
Әлеге зона турында Яр Чалы, Түбән Кама, Тукай, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗедән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башаручылар чыгыш ясады. Алар татар, рус, керәшен, башкорт, казак, мордва, әзербайҗан, үзбәк халыклары мәдәниятен күрсәтте.
Барлык катнашучылар да фестиваль дипломнары белән бүләкләнде. Зона сайлап алу турын оештырган Менделеевск районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.
Фестивальнең финалы, гадәттәгечә, Казанда 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Анда иң әйбәт коллективлар чыгыш ясаячак.
Зона сайлап алу турлары нәҗитәсе буенча, фестивальдә 900 кеше катнашкан. Киләсе тур 10 октябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге