Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары мәдәниятен һәм телен өйрәнүче чехияле Халыклар дуслыгы йортында булды

Татарстан халыклары мәдәниятен һәм телен өйрәнүче чехияле Халыклар дуслыгы йортында булды

admin 10.10.2018

(10 сентябрь 2018) Казанга Прагадан фәнни-тикшеренү миссиясе белән Карлов университетының фәлсәфә факультеты этнология институты галим-этнологы  Леош Шатава килгән. Аның максаты – Татарстан халыклары телен һәм мәдәниятен өйрәнү.

Леош Шатава Татарстанның Халыклар дуслыгы йортын да килеп күрде. Экскурсия барышында этнолог Татарстан халыклары Ассамблеясе, яшьләр Ассамблеясе, милли автономияләр һәм общиналар эшчәнлеге белән танышты, Дуслык музеен карады. Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре кунакка оешманың Интернет-порталы ничек эшләве һәм нинди функцияләр башкаруы турында сөйләделәр.

IMG_2545

Соңыннан Прагадан килгән кунак Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов белән очрашты һәм республикага килү максаты белән уртаклашты. Шулай ук Леош Шатава дуслык йорты буенча оештырылган экскурсия барышында күп нәрсәгә төшенүен әйтте, һәм күргәннәре аны гаҗәпләндерүен яшермәде.

«Татарстан халыкларының милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрен кадерләп һәм грамоталы итеп сакалуларын күреп бик хисләндем. Республикада телләргә карата зур хөрмәт, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслык һәм тынычлык хисләре тотрыклы хәлдә. Мин Татарстанда милли-мәдәни автономияләр эше дөрес итеп урнаштырылуга игътибар иттем, аеруча да Халыклар дуслыгы йортының масштабы һәм аның эшчәнлеген күреп сокландым», — дип сөйләде Леош Шатава.

Үз чиратында Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты миссиясенең максатын төгәлрәк аңлатты. Ул республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең тигезлеген саклау, халыклар мәдәниятен һәм телен үстерү буенча даими һәм зур эш алып барылуы турында әйтеп үтте.

«Татарстан территориясендә гомер итүче халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен саклау, күпләгән мәдәният һәм телләрне үстерү эшендәге уңай динамика – республика хакимиятенең төрле өслекләрендә иҗтимагый оешмалар (алар арасында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты зур роль уйный) белән берлектә алып барылучы уртак эшчәнлек күрсәткече», — дип сөйләде Ирек Шәрипов.

Сүз уңаеннан, Прагадан килгән галим Казанда инде бишенче көн. Ул биредә яшәүче кешеләрнең тарихы, мәдәнияте, фәне һәм гореф-гадәтләре белән бәйле булган шәһәрнең күп кенә танылган урыннарында булырга өлгергән.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм фестивале узган елгы рекордны узды
Далее: КФУда төрки телләрдә исем кушуны өйрәнәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57