(12 октябрь 2018) Лениногорскта «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең бишенче сайлап алу туры узды. Әлеге зонада Татарстанның алды районыннан 250 артист катнашты. (ФОТО)
Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарыннан килгән коллективлар һәм аерым башкаручылар татар, рус, чуаш, мордва, узбәк һәм казак халыклары мәдәниятен чагылдырган 50ләп чыгыш тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзалары әйтүенчә, Бөгелмә һәм Лениногорск районнары делегацияләре аеруча да әйбәт әзерләнгәннәр.
Узган барлык сайлап алу турларында катнашучылар саны 1600дән артып китте. Алга таба соңгы тур. Ул 16 октябрь көнне Сарманда үтәчәк. Зона сайлап алу турын оештырган Лениногорск районы милли костюмнар һәм уен кораллары алу өчен сертификат белән бүләкләнәчәк.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге