(17 октябрь 2018) Татарстанда «Россиянең бөек исемнәре» («Великие имена России») проекты кысаларында тавыш бирү башланды, дип хәбәр ителә проектның ВКонтактедагы рәсми төркемендә.
15 ноябрьдә Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән «Казан» һәм «Бегишево» халыкара аэропорларына танылган якташларның исемен бирү буенча тәкъдимнәр туплау төгәлләнде.
ТР Җәмәгать палатасы белгечләре тавыш бирү өчен 40 кандидатураны сайлап алдылар. Аларның тулы исемлеге белән палатаның сайтында танышырга мөмкин.
Тавыш бирүне уздыру өчен проектның «Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы» рәсми төркемендә (ВКонтакте һәм Одноклассники) сораштыру оештырылган. Тавыш бирү 18 октябрьдә 23:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Татарстанда аэропорт исемнәре буенча фикер алышу проектның рәсми ачылышы алдыннан ук башланган иде. Ул вакытта Михаил Девятаев, Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Сөембикә, Рудольф нуриев һәм Минтимер Шәймиев исемнәре аеруча да еш телгә алдынды.