Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе халыкның этнографик грамоталыгы дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрне бәяләргә ярдәм итәчәк. Гадәттәгечә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты чараны уздыручы мәйданчыкларның берсе булачак.
Диктант бердәм көнне – 2018 елның 2 нче нояберендә узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә. Акция барлык төбәк мәйданчыкларында узачак.
- Диктант тексты үз эченә 30 тест биремен алган: 20 федераль һәм 10 төбәк соравы.
- Диктант өчен гомуми балл – 100.
- Диктантта катнашучыларга биремнәр үтәү өчен вакыт – 45 минут.
- Диктант узуның гомуми вакыты (катнашучыларга аңлатма бирү белән берлектә) – 60 минут.
Теге яки бу сәбәп буенча төбәк мәйданчыкларында үз белемнәрен тикшерә алмаучылар өчен рәсми сайтта онлайн-тест оештырылачак.
Эш нәтиҗәләре 12 декабрьдә эленәчәк, ә 10 нояберьдә оештыручылар сайтка дөрес җавапларны куячак һәм еш очрый торган хаталарны аңлатачак.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге