(13 ноябрь 2018) Кыш Бабай Бабай Россиянең иң популяр өч кышкы тылсымчысы арасына керде. Анардан башка өчлеккә Бөек Устюгтан Дед Мороз һәм Карелия Республикасыннан Паккайне керде.
Кыш Бабайларның беренче унлыгына Саган Убген (Бурятия Республикасы), Тол Бабай (Удмуртия), Юшто Кугыза (Марий Эл Республикасы), Якшамо Атя (Мордовия), Хел Мучи (Чувашия), Ямал Ири (Ямал-Ненец АО), Соок Ирей (Тыва) кергән.
Рейтинг Кыш Бабайлар резиденцияләренең туристлар арасында популярлыгы буенча төзелгән, дип хәбәр итә ТурСтат.