(13 ноябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Россия Федерациясе Президентының Чит илләр белән төбәкара һәм мәдәни элемтәләре идарәсе башлыгы Владимир Чернов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. (ФОТО)
Моңа кадәр Владимир Чернов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Әңгәмә барышында ике як та уртак проектларны чынга ашыру, икътисад, фән, мәгариф һәм мәдәниятта практик хезмәттәшлек дәрәҗәсен үстерү буенча РФ субъектлары, ерак һәм якын чит илләр арасында диалог төзү әһәмиятен билгеләп үтте.
Халыклар дуслыгы йортында РФ Президенты Администрациясе вәкилләре Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге белән танышты. Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты турында Татарстан халыклары Ассамблеясенең Башкрма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сөйләде.
Владимир Чернов әрмән, казах, таджик, үзбәк милли-мәдәни автономиләре, рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчеләре белән аралашты. Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге, аның Татарстан халыклары телләрен өйрәнүдәге позитив тәҗриҗәсе белән мәктәп директоры, Казан шәһәренең грузин милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майя Хухуншваили таныштырды.
Кунаклар Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясенең чит ил яшьләрен, студентларын җирле җәмгыятькә җайлаштыру буенча алып барган эшен билгеләп үттеләр.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге