Яңа ел яллары вакытында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Казан» милли-мәдәни үзәге тарафыннан бәйрәм тамашасы — Ю. Бунинның «Түбәдә яшүче Карлсон тагын шаяра» («Карлсон, который живет на крыше, проказничает опять») театраль куелышы күрсәтеләчәк.
Карлсон һәрвакыт шаяра һәм башка сыймаслык нәрсәләр тоҗыра: Бәләкәчне түбәләр буенча йөрергә чакыра, таләпчән тәрбиячене юашландыра, аның кабартмаларын урлый, пәриләр белән көрәшә, үзе үк җен-пәригә әйләнә… Аның уйланмалары һәм фантазиясенең чиге юк!..
Тәрбия бирүче әкияти куелыш төшенкелеккә бирелмәскә, һәрнәрсәдә яхшылык кына күрергә, каршылыкларны Карлсон кебек кызыклы ысуллар белән җиңеп чыгарга өйрәтә. Спектакльдә планшетлы курчакларның актерларча уйнавын күрергә мөмкин булачак.
Спектакль сеанслары:
- 2 һәм 5 гыйнвар көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә;
- 3 гыйнвар көнне 10:00, 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә;
- 4 гыйнвар көнне 16:00 сәгатьтә;
- 6 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә.
Аудитория: 0+. Бәясе 400 сум.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге