(18 декабрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортындагы Яңа ел алды бәйрәм чаралары «Зимушка-Зима» концерт программасы белән башланып китте. Чараны рус милли-мәдәни берләшмәсенең ветераннар бүлеге җитәкчесе Людмила Федина оештырды. (ФОТО)
Бәйрәм кысаларында «Казаночка» кул эшләре клубының Яңа елга багышланган күргәзмәсе ачылды. Моннан тыш декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Концерт программасы вокал һәм хореография номерлары белән тулыландырылган иде. Тамашачылар артистлар башкаруында Яңа ел репертуарыннан һәркемгә таныш булган җырларны башкардылар.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге