(8 гыйнвар 2019) 2018 елның октябрь, ноябрь айларында «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу турлары узды. Конкурста Россиянең төрле төбәкләрендә, Әзербайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Франция, Бельгия кебек чит илләрдә яшәүче балалар катнашты.
Бәйге шартлары буенча, икенче этап җиңүчеләренең чыгышлары видеоязма рәвешендә оештыручыларга җибәрелде: өченче этапка барлыгы 976 катнашучы үтте. Шуларның 768е видеоязма рәвешендә тәкъдим ителгән чыгышлар, 208е — Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәр.
2018 елның 24 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында мәртәбәле жюри әгъзалары өченче этапка узган катнашучыларның иң яхшыларын сайлап алу эшенә кереште. Бәйгенең финал өлешенә чыгучылар исемлеген барлау 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтәчәк гала-концертта чыгыш ясаячак.