(14 гыйнвар 2019) Филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанованың “Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары” дигән китабы 300 данә тираж белән басылып чыкты.
“Татар халкында дастаннар бик күп. Аларның бик күп төрле кулъязма вариантлары сакланган. Дастаннарны халыкка таныту кирәк, шуңа күрә бу китапны язарга уйладым”, – диде Лилия Мөхәммәтҗанова.
Аның сүзләренчә, үзенең фәнни хезмәтләрендә ул төрки халыклардагы дастаннарны тикшергән.
- Лилия Мөхәммәтҗанова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлегендә баш фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы, доцент. Аның 2000 елда “Төрки халыклар иҗатында “Чура батыр” дастаны” кандидатлык һәм 2014 елда “Татарский эпос: книжные дастаны” докторлык диссертацияләре аерым китап булып басылып чыккан.