(16 гыйнвар 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Бизнес онлайн» электрон эшлекле газетасының проектына видео төшерү эше башланды. Проект кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономиләре вәкилләре традицион милли музыка уен коралларында уйныйлар.
Проектта башкорт һәм таджик милли-мәдәни автономиләре вәкилләре катнашырга өлгерде. Алар курай һәм таблакта (балчыктан ясалган барабан) уйнап күрсәттеләр. Алга таба казах милли-мәдәни автономиясе һәм «Әфганстан бергәлеге» оешмасы музыкантлары катнашырга әзерләнә.
Видео Россия композиторлар Союзы рәисе Рәшит Кәлимуллин тарафыннан тупланган төрки музыка уен кораллары үзенчәлекле коллекциясенә багышлана. 35 ел эчендә коллекционер дөнья халыкларының меңнән артык төрдәге уен кралларын җыя алган.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге