(6 март 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Минзәләдә «Дуслык һәм татулык дәресләре» үткәрде. Чарада катнашкан җирле укучылар төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның мөһимлеге турында белделәр. (ФОТО)
Дәрес Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында узды.
Дәрес алдыннан укучылар алдында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Минзәлә муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Наил Хисамбеев чыгыш ясады.
Гадәттәгечә Дәрес кыска телефильмнар караудан башланды. Барлыгы 4 картинаны күрсәтелде: «Моя страна – моя география», «Ботинки», «Камил – трус», «Арбуз».
Соңыннан Дәресне алып баручы балалар арасында интерактив сорау алу оештырды: укучылар милләтара тематикадагы сорауларга тырышып җавап бирделәр, үзара фикер дә алыштылар.
Чара Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды. Балалар каршында «Сантош» һинд биюе коллективы, аерым башкаручылар Тарон Егиазарян һәм Оливер Мукенди чыгыш ясады.
Концерттан соң Дәреснең интерактив өлешендә иң актив катнашкан укучыларны бүләкләделәр, аларга брендлы футболкалар һәм флеш-браслетлар тапшырдылар.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге